2 февральдә Сталинград янында фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Шәһәрне саклауда һәм аның тирәсендәге сугышларда булган мәгълүматлар буенча өч йөзләгән якташыбыз катнаша, аларның күбесе батырларча һәлак була. Сугышта катнашучыларның өчтән бере генә исән кала һәм җиңүгә барып җитә. Туган як музее белән берлектә без дошманны тар-мар итүгә үз өлешләрен керткән район кешеләренең кайберләрен тәгьдим итәбез.
Бу көнне без бүген Түбән Камада яшәүче кадерле ветераныбыз Анна Тимофеевна Гунинаны котлыйбыз. 1923 елда Сахаровка авылында туып-үскән кыз, Алексеевск РХКы тарафыннан 1942 елда мобилизацияләнә. Гвардия кече сержанты, радиотелеграфист Сталинград өчен сугышта катнаша. «За боевые заслуги», «За оборону Сталинграда», «За победу над Германией» медальләре, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (1985 ел).
Королев Федор Степанович, (1919-1996, Зирекле авылы). 1940 елдан армиядә. Старшина, автоматчылар бүлеге командиры. Сталинград, Воронеж, 1-нче Украина фронтларында сугыша. Украина, Чехословакияне азат итә, Нейсе һәм Шпрее елгаларын кичеп чыга. 5 тапкыр яраланган. "Отечественной войны 2 и 1 степени", "Красной Звезды", "Славы 3 степени" орденнары, "За освобождение Праги"медале белән бүләкләнгән.
Куприянов Илья Иванович, 1921 елда Языковода туган. 1941 елның апрелендә Свердловск өлкәсенең Асбестов РХКы тарафыннан чакырыла. Сержант, аннары кече гвардия лейтенант . Калинин, Сталинград/Дон фронтларында сугыша. Сугышта каты яралана. Дәваланганнан соң запас уку частендә хезмәт итә. 1945 елның 17 октябрендә хезмәттән азат ителә. «За оборону Сталинграда» медале, "Отечественной войны 1 степени" ордены белән бүләкләнгән (1985).
Петров Петр Миронович, 1909 елда Ромоданда туган. 1931 елдан армиядә интендант вазыйфасында хезмәт итә. Чистай РХКы тарафыннан мобилизацияләнгән. Сугыш вакытында 3 ранглы интендант дәрәҗәсенә ия була- Дон фронты 66 армиясенең штабы гаскәрләрен комплектлау һәм хезмәт күрсәтү бүлегенең 2 бүлеге начальнигы исеме була. 1943 елда "За боевые заслуги"медале белән бүләкләнә. Административ хезмәтнең гвардия майоры дәрәҗәсенә ирешкәнче хезмәт итә, 5 Гвардия армиясе штабының идарә бүлегенең 2 бүлек начальнигы исеменә лаек була. 1944 елда "Красной Звезды" ордены, шулай ук "За оборону Сталинграда" медале, "За победу над Германией"медале белән бүләкләнә.
Плотников Анатолий Иванович. 1919 елда Спас өязенең Ромодан авылында, соңрак Татарстан АССРның Алексеевск районында туган. Казанның Ленин РХКы тарафыннан 1940 нчы елда мобилизацияләнә. 1941 елда Сталинградның хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Сугышның беренче көннәреннән үк-хәрәкәттәге армиядә. Сталинград һәм соңрак Ленинград фронтларында истребитель полкы командиры ярдәмчесе вазыйфасында сугыша. Гвардия капитаны (майор-пилот үлгәннән соң чираттагы исем бирү турында боерык алына). «Ла-7» самолетында 313 хәрби очыш ясый һәм 5 дошман самолетын бәреп төшерә. Өч тапкыр яралана, әмма хастаханәдән соң очуын дәвам итә. Сугышчан казанышлары өчен ике «Красного знамени», «Отечественной войны 1 степени» орденнары, "За оборону Сталинграда»медале белән бүләкләнгән. 1945 елның февралендә батырларча һәлак була.
Рузанов Павел Мартынович (Маркелович), 1923 елда Войкинода туган. ВЛКСМ әгъзасы. 1942 елның 29 августында Столбище РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Гвардия кызылармеец. 1942 елның 22 декабрендә Сталинград өлкәсенең Ворошилов (Октябрь) районы Васильевка авылында үтерелә.
Серов Семен Александрович, 1903 елда Биләрдә туган. 1941 елның 4 октябрендә Биләр РХКы тарафыннан мобилизацияләнә. Сержант, минометчы. Сталинград/Дон фронтында сугыша. 1942 елның 5 декабрендә Сталинград өлкәсенең Иловле районында үтерелә.
Шәмсетдинов Адый, 1898 елда Коры Көрнәледә туган. 1942 елның гыйнварында Алексеевск РХК тарафыннан мобилизацияләнә. Кызылармеец 1942 елның 4 августында Сталинград өлкәсенең Калач районы Зур Набат хуторы янында һәлак була.
Шогин Степан Васильевич,1919 елда Гоголихада туган. 1940 елның 2 февралендә Биләр РХК тарафыннан чакырыла. 1941 елның 22 июненнән сугышта катнаша. Өлкән сержант, бүлек командиры, ГАЗ автомобиле шоферы . Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Дон, Үзәк, 1 нче Белоруссия фронтларында сугыша. «За оборону Сталинграда», «За боевые заслуги», «За освобождение Варшавы», «За взятие Берлина»медальләре белән бүләкләнгән.
Якимов Иван Семенович, 1914 елда Сабакайкада туган. Казан шәһәре Бауман РХКы тарафыннан 1941 елның августында мобилизацияләнә. Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3нче һәм 4нче Украина, 1нче һәм 3нче Белоруссия фронтларында сугыша. 1945 елда гвардия өлкән лейтенанты, танкка каршы дивизионның артснабжение башлыгы. Көнчыгыш Пруссия территориясендәге сугышларда катнаша. "Отечественной войны 2 ст" орденына тәкъдим ителгән "Красной Звезды" ордены, "За оборону Сталинграда"медале белән бүләкләнгән.