Йортларны газлаштыру программасын срогы чикләнмәгән иттеләр

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Йортларны газлаштыру программасын срогы чикләнмәгән иттеләр. Аның нигезендә, магистральдән җир участогы чикләренә кадәр газүткәргечне бушлай үткәрергә мөмкин. Милекче участок территориясенә газны үз хисабына  үткәрергә тиеш. Бу «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасында каралган ташламалы кредит бирү ярдәмендә эшләнергә мөмкин.

Без Россельхозбанкның Алексеевск штбдәге офисы идарәчесе Гөлназ Маннанова белән бу төр кредит турында тулырак белү өчен Гөлназ Маннанова белән сөйләштек. 
- Гөлназ Раифовна, хәзер үз өеңә газ кертә алырлык нинди ташламалы кредитлар бар?

- Газны Россельхозбанкның йорт биләмәләрен төзекләндерүгә кулланучылар кредиты ярдәмендә үткәрергә мөмкин. Минималь ставка – еллык 3,25%.

- Аны нинди максатларда кулланырга мөмкин?

- Әлеге кредит ике максат өчен кулланыла:

- электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, газлаштыру, җылыту, канализация өчен җиһазлар сатып алу һәм монтажлау;

- торак йортны ремонтлау. Мәсәлән, тәрәзәләрне, ишекләрне, түбәне алыштырырга мөмкин.

- Әлеге кредит кысаларында нинди максималь сумманы алып була һәм аннан кем файдалана ала?

– Кредит суммасы-ике максатның һәркайсы өчен 500 мең сумга кадәр, ягъни бер клиентка 1 млн сумга кадәр, кредит срогы-5 елга кадәр.

Ярдәм сорап 23-65 яшьлек авылда даими теркәлгән кешеләр  мөрәҗәгать итә алалар. Кредит рәсмиләштергәндә эш урыныннан керемнәр, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм пенсиядән керемнәр исәпкә алына.

Тулырак консультация алырга һәм кредитка гаризаны  безнең банк офисында түбәндәге адрес буенча калдырырга мөмкин: Алексеевск штб, Совет мәйданы, 6 йорт, телефон: 8(843)528-07-37 вн. 1291.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International