Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе узган елга йомгак ясады.

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Алексеевск районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең дәүләт автоинспекциясе узган елгы юл-транспорт һәлакәтләренә йомгак ясады. 2022 елның 12 аенда Алексеевск районы территориясендә 29 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше һәлак булган, 40 кеше яраланган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 10 юл-транспорт һәлакәтенә кимрәк. «Казан-Оренбург»автомобиль юлында зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге булган. Әлеге участокта 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән һәм 23 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре 4, 6 бала зыян күргән. 2021 елда мондый аварияләр 6, 1 һәлак булган һәм 7 зыян күргән. 2022 елның 12 аенда матди зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10% ка кимегән. Исерек килеш йөртүчеләр катнашындагы 8 юл-транспорт һәлакәте, шуларның 4сенең  1 сендә кеше һәлак булган һәм 4се зыян күргән юл-транспорт һәлакәте һәм 4се матди зыян күргән. Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең шәхси составы белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5000 нән артык очрагы ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек халәтендә (билгеләре) транспорт чаралары белән идарә итүгә, хокуксыз идарә итүгә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгуга, пассажирларны балалар өчен махсус җайланмасыннан башка йөртүгә бәйле хокук бозуларга аерым игътибар бирәләр. «Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүгә карамастан, юлда куркынычсызлык мәсьәләсе актуаль булып кала. Күп санлы аварияләр машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең түбән дисциплинасы аркасында килеп чыга, бу аңлы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау яки үтәмәүдә чагыла. Шоферлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, руль артында игътибарлы булырга, тизлек режимын үтәргә һәм һава шартларын исәпкә алырга тиеш», - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Руслан Шакиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International