24 гыйнварда районда « Донор көне»узачак
Кан алуны «Алексеевск РҮХ» ДАССО территориясендә Республика кан үзәге белгечләре 09:00 сәгатьтән диагностика бүлегендә ( 2 кат) башкарачак.
✅Донорлыкка 18-60 яшьлек затлар кертелә. Кан бирү алдыннан донорларга майлы, борычлы, югары калорияле ризык ашаудан тыелырга, барлык төр алкогольдән баш тартырга кирәк. Үз куркынычсызлыгын һәм башкаларның куркынычсызлыгын саклау максатларында битлек булу мәҗбүри. Үзең белән паспортың булсын.
Якынча донор 400-450 мл кан тапшыра. РФ Хезмәт кодексының нигезендә 186нчы маддәсе нигезендә донорга ял көне бирелә. Шулай ук донор туклану өчен 933 сум ала.
Безнең тормышта кан бирүдән дә рәхмәтлерәк эш юк. Кан бирүче Донор, аның каны кемгә булышачагын уйламыйча, гражданлык актын башкара. Кешеләргә яшәү мөмкинлеге бирү-бик кыйммәтле.