Ике район вәкилләренең «Эдем» предприятиесе җитәкчелеге белән очрашуы «Оазис»сәүдә комплексында узды.
Гомуми белем бирү учреждениеләре өчен кайнар туклануны оештыру һәм азык-төлек белән тәэмин итү турында тере аралашу режимында фикер алыштылар. Мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре азык-төлекне китерүгә һәм кайнар ризыкны оештыруга кагылышлы сораулар бирә алдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хәмзина предприятие эшен югары бәяләде. Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Эдем» директоры Гөльнур Сафинага һәм предприятие хезмәткәрләренә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Алексеевск районы мәктәпләрендә туклануны контрольдә тоту турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе Светлана Кислова чыгыш ясады.
Чара ахырында туклануны оештыру буенча иң яхшы учреждениеләр исемлегенә кергән учреждениеләр билгеләп үтелде.