Ата-аналар үз балаларына биргән иң популяр исемнәр:
- Малайлар өчен: Алексей, Артем, Даниил;
- Кызлар өчен: София, Полина, Александра.
Уникаль исемнәр: Демид, Ризат, Давид, Оливия, Элия, Виталина, Савдия.
2022 елда район буенча туучылар саны 148 берәмлек тәшкил итте, узган елга карата ул 11,9% ка кимеде, чөнки 2021 елда бу күрсәткеч 168 иде. Шул ук вакытта малайлар - 85, кызлар - 63. 2022 елда тууы теркәлгән балаларның гомуми саныннан 44 бала (30%) - беренче балалар, 44 бала (30%) – икенче балалар, 39 бала (26%) – өченче, 21 бала (14%) – дүртенче һәм аннан күбрәк булып торалар.
2022-нче елда 2021-нче елга карата үлүчеләр саны 19,8% ка кимегән. Хисап чорында районда үлем турында 328 акт язмасы теркәлгән, ә 2021 елда – 409 акт язуы. Халыкның табигый кимүе 180 кеше тәшкил итә.
Үлгән ир-атлар саны-151, үлгән хатын – кызлар саны-177. Узган ел ир-атлар арасында үлүчеләр саны 23% ка, ә хатын-кызлар арасында 16% ка кимегән.
2022 елда 69 кеше үлгән (шуларның 54е – ир-атлар һәм 15е-хатын-кызлар).
2022 елда районда 137 яңа гаилә барлыкка килде, һәм бу узган ел белән чагыштырганда 27% ка күбрәк (2021 елда – 108 никах).
Никахны теркәгәннәрнең гомуми саныннан 91 кеше кабат өйләнешкән (ир-атлар-38, хатын-кызлар -53), никахлашу яшен киметеп бер пар теркәлгән (18 яшькә кадәр).
2022 елда никахлашучылар саны буенча ир-атлар арасында 21 яшьтән 30 яшькә кадәр, ә хатын – кызлар арасында 18 яшьтән 26 яшькә кадәр төркем алда бара.
Бүгенге гаилә-никах мөнәсәбәтләренең бер характеристикасы-никах тотрыксызлыгы.
Никах таркалу буенча 2022 елда теркәлгән актлар саны 76га (2021 елда -91) җиткән, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткечләрнең 16,5% ка кимүе күзәтелә.