19 гыйнварда район халкы гыйбадәтханәләргә һәм сулыкларга изге су җыярга һәм Богоявление бәйрәмен бергә каршыларга килә.
Кичә Воскресения Христова гыйбадәтханәсендә су изгеләндерелде, ә инде пәнҗешәмбе иртәсендә диндарлар илаһи литургиягә килделәр, аны гыйбадәтханә башлыгы протоиерей Павел Чурашов җитәкләде.
Күпьеллык традиция буенча бәйрәм хезмәтеннән соң, дин тотучылар Ахтыр коесына юл тоттылар, анда иордан янында дога кылдылар. Изге урын алдагы көнне бәйрәм иллюминациясе белән бизәлгән иде, ә купель өстендә боздан ясалган Хач күтәрелде. Павел атакай суны изгеләндерү догаларын кылды һәм анда булганнарны изге су белән бөркеде.
Алексеевскилыларны бәйрәм белән котлап, рухани билгеләп үткәнчә, бүген православие христианнары Ходай дөньяга моңарчы 30 ел гади кеше булып яшәп халыкка күренүен бәйрәм итәләр.
«Кадерле кардәшләр, чын күңелдән Сезне Ходайның Чукындырылуы – Богоявление белән котлыйм. Бу көнне без, ул вакытлардагы кебек, иордан елгасына килеп, Изге Рух җиргә төшкән вакыйгасының шахитлары булып китәбез. Бүген без дога кылдык һәм суны изгеләндердек. Агиасманы өйгә алып кайтырга, юынырга һәм купелдә чумып чыгарга мөмкин», диде Павел атакай.
Бәйрәмгә катнашырга теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган иде – купель янында коткаручылар кизү тора, киенү-чишенү һәм суга чумып чыкканнан соң керү
өчен җылы автобуслар тора. Шулай ук автолавкада кайнар чәй һәм пирожклар сатып алырга мөмкин. Өч көн дәвамында изге су алырга, гыйбадәтханә территориясендәге Герман Казанский часовнясында чумып чыгарга була. Моны 21.00 сәгатькә кадәр эшләп була.