Алексеевск районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Шакиров хәбәр иткәнчә, 2023 елның 20-24 гыйнварында автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясен үткәрәчәкләр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, транспорт чарасы конструкциясенә рөхсәт ителмәгән үзгәрешләр керткән, шулай ук машина йөртү таныклыгы булмаган яки исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә аерым игътибар бирәчәкләр.
"Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез", - дип кисәтә Руслан Шакиров.