Алар кулында илебезнең киләчәге

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Алексеевскида «Россия Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе»конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Муниципаль этапка йомгак ясау А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомум белем бирү мәктәбендә узды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хәмзина һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Вячеслав Рыдаев котлады.

Беренче булып сәхнәгә «Пчелка» балалар бакчасыннан тәрбияче Татьяна Шакирова, «Березка» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Евгения Лошкарева һәм  « Петушок» балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Фомина чакырылган иде.

Башлангыч сыйныф укытучылары арасында Светлана Харитонова (АУГББМ № 2), Вера Мигушина «АУГББМ № 3), Надежда Савельева (АУГББМ № 1) иң яхшылар дип табылды.

Урта һәм өлкән звено педагоглары арасында Ромодан һәм Левашево мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Виктор Озеров һәм Александр Матвеев җиңүчеләр һәм призерлар булып танылды.

«Педагогик дебют» номинациясендә беренче ел эшләүче педагоглар билгеләп үтелде :Ландыш Мирзагалиева (АУГББМ № 1), Ирина Захарова (АУГББМ № 2), Евгения Чичирова (Зур Полянка мәктәбе) һәм Шәмә мәктәбеннән Виктория Абдуллина.

Укытучыларга иҗади номерларны «Пчелка»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче һәм педагог  Юлия Усанова һәм Александра Былинцева, беренче мәктәп укучысы Влада Решетина, Юеш Көрнәле мәктәбе укытучысы Алсу Нәҗметдинова һәм укучы Радмила Нәбиуллина бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International