Бәйрәм көннәрен барысы да төрлечә үткәрде: кемдер әйлән-бәйлән йөрде һәм Яңа ел фильмнарын карады, ә кемдер спорт белән шөгыльләнүне ГТО нормаларын тапшыру белән берләштерде.
3 гыйнварда узган Яңа ел чаңгы ярышында Алексеевск, Чистай һәм Лаеш районнары спортчылары катнашты. Ир-атлар 5 км дистанцияне, хатын-кызлар һәм балалар 3 км. узды.Йөгерү нәтиҗәләре «Чаңгыда йөгерү» ГТО ВФСК нормативлары исәбендә бара. Левашевның «Каскад» хәрби-патриотик клубы яшьармиячеләре дә чаңгы ярышлары нормативларын тапшырды.
4 гыйнварда йөзү бассейнында 2014-2016 елларда туган яшь йөзүчеләр арасында ГТО элементлары белән "Күңелле стартлар" узды. Катнашучылар өч командага бүленде һәм төрле конкурсларда көч сынашты. Аннары йөзүләр булды, шәхси нәтиҗәләр ВФСК ГТО зачетына бара.
Шул ук көнне беренче мәктәптә 2х2 баскетбол ярышлары узды. 70кә якын спортчы җыелды. 6 гыйнварда «Темп» спорт комплексында мини-футбол буенча ярышлар узды. Җиңү өчен 3 команда көч сынашты. Әлеге ярышларда катнашучылар уеннар арасында ГТО нормативларын тапшырдылар.
Түбән Тигәнәле авылы спорт комплексында балалар өчен ГТО элементлары белән «Күңелле стартлар» оештырылды. Чара ГТО нормативлары комплексына керә торган сынаулар рәвешендә узды. Егетләр үз көчләрен түбәндәге сынауларда сынап карый алдылар: бормалы йөгерү, ике аяк белән урыннан сикерү, идәндә ятып кулларны бөгү , туры "басып" торып алга таба бөгелү.
Барлык катнашучылар да нормативларны үтәгәндә яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, җиңүгә омтылдылар һәм Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар.