Район башлыгы Сергей Демидовның РФ прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлавы

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Сергей Демидовның РФ прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлавы

«Хөрмәтле Алексеевск районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең ведомство-дәүләтнең ышанычлы таянычы, законлылык һәм хокук тәртибе принципларын нык яклый. Сез гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклауда , җәмгыять һәм дәүләт законнары белән саклана торган мәнфәгатьләр сагында торасыз. Сезнең рәтләрдә югары квалификацияле юристлар, чын профессионаллар хезмәт итә, алар өчен бурыч, намус һәм гаделлек тормышның мәгънәсе булып тора. Сез гражданнар закон көченә ышансын, ә хокук культурасы күтәрелсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез. Киләчәктә дә сез куелган бурычларны намус белән үтәрсез, дәүләт һәм районыбызның һәр кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртырсыз дип ышанам. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, безнең район һәм республика иминлеге өчен һөнәри бурычларны хәл итүдә киләчәктә дә уңышлар телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International