Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның ТКХ өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерергә кушты
2022 елның 1 декабреннән бөтен ил буенча торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Түләүләр үсешенең сәбәпләрен халыкка җиткерү мөһим, әмма шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Халыкка түләүләр арту сәбәпләрен аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим», - дип белдерде ул. ТР Төзелеш министрлыгы, район администрация башлыклары һәм тиешле оешмалар җитәкчелеге исәпләүләрнең дөреслеген тикшерергә һәм барлык шикаятьләр буенча тикшерү үткәрергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, гражданнарның барлык социаль якланмаган категорияләре дә ярдәм чаралары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар белән тәэмин ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать иткән.