Балалар иҗади номерлар башкардылар һәм сәхнә әсәрләре күрсәттеләр.
Изге шәһит Дмитрий Тростянский исемендәге якшәмбе мәктәбендә Раштуа бәйрәмендә, тәрбияләнүчеләр өчен традицион бәйрәм чарасы узды. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм «Счастливая сиротка»сәхнә әсәрен күрсәттеләр. Тамаша ахырында Христосның терелү гыйбадәтханәсе настоятеле балаларны бәйрәм белән котлады һәм чарада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Һәр бала татлы бүләк алды. Шулай ук балалар Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка бүләк – акустик система өчен рәхмәт белдерделәр. Бәйрәмгә «Забота»приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Атакай Павел һәм Анакай Фотиния аларга тәм-томнар тапшырдылар.