Ачылу тантанасы ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашында узды.
Район башлыгы Сергей Демидов алексеевскилыларны әлеге вакыйга белән котлады һәм «Алекс Арена» ның булачак чемпионнарны әзерләү нигезе булачагына ышаныч белдерде.
Беренче булып яңа бозга якташыбыз, яшь фигуралы шуучы, ЦСКА олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүче Самира Сафиуллина чыкты. Кыз фигуралы шууда үзенең осталыгын күрсәтте. « Боз бик әйбәт, мин монда әбием һәм бабам янына кунакка килгәч күнегүләр ясыйм», - дип уртаклашты Самира.
Алексей Песошин әлеге аренаның « Спорт-тормыш нормасы»федераль проектына кертелүен билгеләп үтте.
Беренче иптәшләрчә уенны яңа мәйданчыкта Алексеевск һәм Әлки районнары хоккейчылары уздырды. Каты көрәш барышында җиңүне боз хуҗалары яулады.
Ә беренче алкаларны мобилизацияләнүчеләрнең балалары: Виолетта Дубровина һәм Алексей Уздяев ташлады.