Яңа ел алдыннан Алексеевскида яңа 24 фатирлы йорт тапшырылды

2022 елның 31 декабре, шимбә

«Алексеевскдорстрой» предприятиесенең 24 хезмәткәре яңа фатир ачкычларына ия булды. Алексеевскилыларны шатлыклы вакыйга белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов котлады.

«Үрнәк лаеклы мисал. Без республикада эшчеләр өчен базар бәясеннән түбәнрәк бәягә торак төзүче социаль җаваплы предприятиеләр барлыгын күреп шатбыз. «Алексеевскдорстрой» - безне беркайчан да сынатмаган предприятие. Сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, яңа торак алудан шатлык телим» - диде Алексей Валерьевич.

ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев предприятие хезмәткәрләренә фатир ачкычлары тапшырды һәм Яңа елны яңа торакта каршылауларын теләде.
Күпфатирлы йорт билгеләнгән вакыт эчендә предприятие акчасына төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International