«Хөрмәтле алексеевскилылар, мин сезне әлеге вакыйга белән котларга телим. Төзелеш урыннарын сайлаганда без спорт принцибына таяндык - анда уңышлар һәм җиңүләр күп, шунда төзелә дә. Шуңа күрә сезнең район Татарстанда беренче булып Бадминтон Үзәген алачак»,-диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин символик ташка нигез салу тантанасында.
«Республика җитәкчелегенә уникаль спорт объекты өчен рәхмәт. Без чемпионнарыбыз үз җиңүләре белән өметләрен аклар дип ышанабыз. Бүгенге вакыйгада ТР Бадминтон федерациясенең Попечительләр Советы Рәисе Алексей Иванович Демидовның зур казанышы. Аның тырышлыгы белән безнең районда һәм республикада әлеге спорт төре яңа дәрәҗәгә чыкты», - дип билгеләп үтте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов.
Яңа объект заманча технологияләр буенча төзеләчәк, анда 6 корт урнашачак, бу исә бөтенроссия һәм хәтта халыкара дәрәҗәдәге ярышларны уздырырга мөмкинлек бирәчәк.