20 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Бөтенроссия һәм республика конкурсларына йомгак ясалды, мактаулы кунаклар катнашында концерт программасы булды.
Төп сәхнәдә "Ел һөнәрчесе"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
"Яшь һөнәрче" номинациясендә Алексеевск балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге (укытучысы Светлана Обрезкова) укучысы Анастасия Марусина җиңүче булды. Җиңүче диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.
19-22 декабрьдә Казан шәһәренең «Дуслык» белем бирү комплексында 2022/2023 уку елында туган телләр (чуваш, мордва) һәм әдәбият буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Чуаш Майнасы мәктәбенең 9 класс укучысы Элина Игнатьева «Туган тел(чуваш) һәм әдәбият» (укытучы Светлана Федорова) фәне буенча призер булды.