Россия социаль фондының Татарстан бүлеге РПФ һәм ФСИ нең барлык функцияләрен тиз һәм сыйфатлы башкарачак

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, РПФ сайтында Россия Социаль фонды турында яңа бүлек ачылган, ул 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды берләшү социаль ярдәм чараларын алуны җиңеләйтәчәк – барлык федераль түләүләрне «бер тәрәзә»режимында алырга мөмкин булачак. Берләшү бүген ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәтләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы өзлексезлеген күздә тота. Димәк, хәзер Россия Пенсия фонды һәм ФСИ бирә торган барлык хезмәтләр яки мәгълүматларны структуралар берләшкәннән соң яңа елдан элеккеге тәртиптә алырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта СФР бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминләштерүе белән тәэмин ителгән россиялеләр категорияләрен киңәйтәчәк. Гражданнар өчен электрон сервислар саны артачак, балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар бердәм пособие ала башлаячак, иминиятләштерүчеләрдән хисаплар кабул итү яңа форма буенча үткәреләчәк.

2023 елның 1 гыйнварыннан СФР Пенсия фондының клиент хезмәтләре адреслары буенча урнашкан бердәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисларында кабул итәчәк. Бу офисларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бердәм сорау буенча рәсмиләштереп булачак. Пенсионерлар, балалары булган гаиләләр, инвалидлар уңайлы урынга – бердәм фондның якындагы офисына яки КФҮ ләргә мөрәҗәгать итә алачак.

РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, РПФ һәм ФСИ берләшүе – законлы адым.«Россия Пенсия фонды үзенең 30 елдан артык тарихын заман белән бергә атлап, тулы күләмдә федераль законнарны гамәлгә ашырды. Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җаваплы оешмадан РПФ туганнан бирле гомер буе гражданнарга ярдәм күрсәтүче куәтле социаль институтка әверелде. Аны социаль Фондка әйләндерү Россиядә пенсия һәм социаль иминиятне камилләштерүдә яңа вектор бирәчәк», - дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International