Алтынчы тапкыр рәттән иң яхшысы!

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Алексеевск районы спорт мәктәбе авыл районнары арасында Татарстан Республикасында тагын иң яхшысы

 

20 декабрьдә Боз сарае конференц-залында "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2022" һәм "Иң яхшы спорт мәктәбе"бүләкләү тантанасы булды.

Инде алтынчы ел рәттән Алексеевск муниципаль районының спорт мәктәбе авыл районнары арасында иң яхшысы була, анда нәтиҗәләр чыгарылганда тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары, разрядлар үтәлеше, ТР һәм РФ җыелмаларына кандидатлар, тренерларның квалификациясе, конкурсларда катнашу исәпкә алына. Нәтиҗәдә, авыл районнары арасында иң яхшылар булдылар:

1 урын - Алексеевск районы СМ;

2 урын-Саба районы СМ;

3 урын-Питрәч районы СМ.

"Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2022" конкурсы нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында "Спортның команда уен төрләрендә осталык" номинациясендә 1 урынны Алексеевск районы СМ баскетбол тренеры Аличев Дмитрий Алексеевич алды.

Шәһәрләр һәм районнар арасында "Камиллек" номинациясендә 1 урынны Алексеевск районы билбау көрәше буенча тренер Сөләйманов Бари Равил улы алды.

Тренерларны һәм спорт мәктәбенең барлык хезмәткәрләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International