Алексеевскида «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе»республика һөнәри конкурсларының муниципаль этабы узды.
29 ноябрьдән район укытучылары «Ел укытучысы-2023»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында конкурс сынаулары узды. Атна дәвамында районның 18 мәктәбеннән 23 конкурсант үзләренең һөнәри осталыкларын ачык дәрестә һәм тәрбия дәресләрендә күрсәттеләр. Алар арасында 11 башлангыч сыйныф укытучысы, 3 математика, 3 – тарих, 2 – рус теле, 2 – чит тел укытучысы, туган татар теле һәм туган әдәбият укытучысы, биология укытучысы бар. Алар барысы да төрле эш стажына, төрле квалификация категорияләренә ия, әмма үз һөнәрләренә тугры булуларын, яраткан эшләре белән мавыгуларын, укучыларын сыйфатлы укыту һәм тәрбияләү теләген берләштерә. Конкурсантлар методик эш системасын, таныш булмаган сыйныф белән үзара бәйләнештә булу сәләтен күрсәттеләр.
Барлык катнашучылар да зур сынаулар аша үттеләр һәм үз мәктәпләрен лаеклы күрсәттеләр.
16 декабрьдән конкурсның эстафетасын мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре күтәреп алды. Конкурс сынауларын үткәрү өчен «Пчелка»балалар бакчасы кунакчыл рәвештә үз ишекләрен ачты.Барлык катнашучылар һәм кунаклар да аралашу һәм педагогик бердәмлек бәйрәме атмосферасын тойсын өчен, балалар коллективы конкурсантларны « Зажигай» бию композициясе белән каршы алды.
Конкурста дүрт шәһәр балалар бакчасыннан һәм Лебяжье балалар бакчасыннан биш мәктәпкәчә хезмәткәр катнашты. Алар үзләренең педагогик осталыкларын ике конкурс сынавында күрсәттеләр. Иҗади презентация һәм педагогик чара катнашучылар үзләре сайлаган бердәм тема белән берләштерелде.
Педагогик чарада конкурсантлар таныш булмаган төркемдәге балалар белән уртак эшчәнлек рәвешендә практик тәҗрибә кисәкләрен күрсәттеләр.
Якын арада катнашучылар бүләкләү тантанасында очрашачак, җиңүчеләр һәм призерлар безнең районны «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе»конкурсларының зона этабында яклаячак.
Иҗади уңышлар һәм конкурсантларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!