Яңа ел бүләге-язылу

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Алексеевск районы Башлыгы мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә «Заря»«Таң» газетасына язылу бүләк итте.

Сергей Демидов үзе дә 2023 елның беренче яртыеллыгына язылды.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итү кысаларында Сергей Анатольевич «Подари подписку»хәйрия акциясендә катнашты һәм алар өчен «районка»га язылу рәсмиләштерде.

Район Советы депутатлары шулай ук «Подари подписку»акциясендә катнашты.

Атналык киңәшмә кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре 2023 елның беренче яртыеллыгына «Заря» һәм «Таң» район газеталарына язылдылар.

Язылуны үзләренә генә түгел, ата-аналарына да, мохтаҗларга да рәсмиләштерделәр. Алар арасында Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев та бар, ул «район газетасына» күп балалы гаилә өчен язылды. Ә Лебяжье авыл җирлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев әти-әнисенә һәм хатыныны әнисенә «Таң» га язылды. Илдар Хаматвәлиев Түбән Тигәнәледә яшәүче педагогик хезмәт ветеранына язылуны  рәсмиләштерде. Войкинодан Надежда Шәбетдинова туендыручысын югалткан гаиләгә язылу бүләк итте. Бу көнне акциягә барлыгы 15 кеше кушылды.

Район предприятиеләре дә язылу кампаниясендә актив катнаша, алар арасында без «Алга» колхозын билгеләп үтәргә телибез, анда ел саен утыз авыл хуҗалыгы хезмәткәре һәм ветераны языла. ЭЭМ ветераннары да активлык күрсәттеләр, алар җыелган акчага унбер хезмәттәшенә газета яздырдылар. Аларга матди ярдәмне Эчке эшләр бүлеге начальнигы Радик Әхмәтҗанов күрсәтте. «Алексеевск керамикасы» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтәбез, анда 62 кешедән торган ветераннар һәм предприятие хезмәткәрләре язылды.

 

Елдан - ел "Солнышко" балалар бакчасы коллективы альтернатив язылу ярдәмендә тулы составта газетага языла. Редакция хезмәткәрләре һәр чәршәмбе һәм җомга көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмасына яңа номерны китерәләр.

 

Ә без 26 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә «Заря» һәм «Таң» га язылырга яки газета редакциясендә альтернатив язылудан файдаланырга мөмкинлеген исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International