Алексеевскида узган кышкы ярминкәдә чыршы, ит һәм киез итекләр саттылар.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Алексеевскида Яңа ел алды ярминкәсе узды

Алексеевскида узган кышкы ярминкәдә чыршы, ит һәм киез итекләр саттылар.
Поселок үзәгендә фермер һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату иртә таңнан алып барылды.
Килүчеләр ашлык, печән, ит, коры балык, ысланган үрдәкләр, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алдылар. Бу ярминкәнең үзенчәлеге кышкы товарларның күп булуда: яңа ел чыршылары, киез итекләр, йон оекбашлар һәм бияләйләр. Халык үзешчәннәре кунакларга яхшы кәеф бүләк иттеләр, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм аграр көллият хезмәткәрләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International