Сахалиннан мобилизацияләнгән татар Татарстанда туганнарын эзли

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Сахалин өлкәсенең Корсаков шәһәрендә яшәүче Роман Якупов Татарстанда туганнарын эзли – бу үтенеч белән ул татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итте.

«Минем бабам Якупов Гыймальдин Ибнеевич Казан янындагы авылда яшәгән, авылның төгәл исемен әйтә алмыйм, – дип сөйләде Роман Якупов. - Ә минем бабам-Рәшит Гыймальдинович, Сочида туган, үз вакытында әтисен хезмәткә җибәргәннәр. Хәзер мин үзем Корсаковта яшим, гаиләм Мариупольдә, бабам анда безнең кланны оештырган».

Якупов Роман- мобилизацияләнгән, берничә көннән ул хәрби махсус операция үткәрү зонасына барырга әзерләнә. Ул барлык якыннарына, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләргә дә сәлам тапшырды. «Сезнең ярдәмегез белән без һичшиксез җиңәчәкбез. Иң мөһиме-сез янәшәдә», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International