Республика ЮХИДИ автоһәвәскәрләрне ашыгыч булмаса трассага чыгудан баш тартырга өнди, ә синоптиклар яңгыр һәм буран булыр дип фаразлый
19 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак булган күз күреме булган буран,боз, бозлавык. 15-20 м/с тизлек белән көчле җил фаразлана.
Федераль һәм региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк ташу һәм автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Ул 18 декабрьдә 23.00 сәгатьтән һава торышын яхшыруга кадәр дәвам итәчәк.
Җәяүлеләрне дә сак һәм игътибарлы булырга чакырабыз.
Коммуналь хезмәтләр начар һава торышының нәтиҗәләрен бетерүгә тулысынча җәлеп ителгән.