Акция бистә читендә яшәүчеләргә кагыла.
2023 елның беренче яртыеллыгына район үзәгендәге ерак территорияләрдә яшәүчеләр өчен «Заря» һәм «Таң» газеталарына альтернатив язылу башланды. Хәзер«районканы» редакциядән генә түгел, «Руслан», «Ивушка», «РИО», «Солнышко», «Дельта», «Радуга» ( Дорожник һәм Лебяжье ур) кибетләреннән дә алырга мөмкин булачак,
600 сумга язылгач, бистәдә яшәүчеләр өй янындагы шәхси кибеттә газетаны ала алачак. Моның өчен редакциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм газета хезмәткәрләре һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә сез сайлаган пунктка яңа чыгарылышларны китерәчәкләр.
Элегрәк « районка» басмаларына ике альтернатив ысул белән генә язылырга мөмкин иде: редакциядән алып китү һәм курьер (үзәк урамнар өчен генә). Шул рәвешле без поселокның ерак өлешләрен дә колачларга ниятлибез, анда газета китерү проблемасы күзәтелә. Тулырак мәгълүмат 2-57-30 телефоны буенча.
Россия почтасы линиясе буенча язылу һәм китерү гадәти режимда гамәлдә.