Үзебезнекеләрне ташламыйбыз !

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Биләрдә яшәүче Рафаэль Хәбибуллин фура һәм йөк машинасы белән мобилизацияләнүчеләргә ярылган утын илтте.

Әзерләүдә Биләр, Алексеевск һәм Зур Полянка халкы катнашты.

Ял көннәрендә Биләр урман хуҗалыгы һәм Биләр урманчылыгы инициативасы белән сугышчыларга полигонга 50 кубометр ярылган утын әзерләп төяп озатылды. Бу предприятиеләр хезмәткәрләренә Биләр, Алексеевск һәм Зур Полянка авылларында яшәүчеләр булышкан.

«Белгәнебезчә, полигонга чи урман-түгәрәк агач ташыла,аны кисәргә кирәк, ул начар яна. Ә егетләр өйрәнүләрдән арып, туңып кайталар, шуңа күрә алар коры агачтан ярылган утынга бик шат. Бу юлы без барысы өчен дә утын илттек, чатырларга ташу уңайлырак булсын өчен, машиналар полигонның төрле өлешләрендә бушатылды», - дип сөйләде Биләр урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафаэль Хәбибуллин.

Машиналарны районның битараф булмаган кешеләре тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International