Россия Федераль салым хезмәте сайтында промобит эшли башлады (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/ ) салымнарны түләү һәм хисап тапшыруның мобилизацияләнгән гражданнарга кагылышлы льготалары анда җентекләп язылган.
Шулай, алар өчен:
- салымнар, җыемнар, иминият взнослары түләү, хисап тапшыру һәм хәбәрнамәләр бирү сроклары күчерелә;
- аларга карата контроль чараларга мораторий да кертелде;
- Россия валюта законнарын үтәү буенча тикшерүләр үткәрү туктатыла;
- Россиядән читтә финанс базары оешмаларында счетлар (кертемнәр) буенча акча средстволары һәм башка финанс активлары хәрәкәте һәм аларны күчерү турында хисаплар, шул исәптән түләүнең электрон чараларын кулланып банк счетын ачмыйча, шулай ук мондый банкларда счетларны (кертемнәрне) ачу (ябу) һәм аларның реквизитларын үзгәртү турында хәбәрнамәләр тапшыру сроклары үзгәрә.
Барлык чаралар да мобилизацияләнгәннең хезмәт чорына һәм аны тәмамлаганнан соң өченче ай беткәнчегә кадәр гамәлдә.
Уңайлык өчен салым ярдәме чаралары блокларга бүленә. Аларның һәрберсендә теге яки бу чараның атамасы булган бүлекчәләр бар, анда мәгълүмат максималь уңайлы итеп тәкъдим ителә: кыскача ядәм турында төп тезислар, ул кемгә исәпләнгән һәм нинди срокларда бирелә.
Кулланучының сораулары булса, ул Россия Федераль салым хезмәтенә махсус сервис ярдәмендә яки 8-800-222-22-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала
Промобит яңа норматив актлар кабул ителгәндә тулыландырылачак.