«Бердәм Россия» гражданнарны кабул итте.
Алексеевск районы башлыгы - партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев белән берлектә, «Бердәм Россия»партиясенең 21 еллыгына багышланган Инвалидлар декадасы кысаларында гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
Депутатларга дүрт мөрәҗәгать керде. Гражданнарның сораулары җир характерындагы, социаль әһәмияттәге, адреслы матди ярдәм күрсәтү турында иде. Әйтик, авыр формада ДЦП булган 12 яшьлек инвалид баланың әнисе махсус балалар ризыгы алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәлә кичекмәстән хәл ителде, ә гаилә аерым контрольгә алынды.
Кабул итү барышында гражданнарга мөрәҗәгатьләр буенча барлык аңлатмалар бирелде. Эшләү таләп ителгән мәсьәләләр депутатларның шәхси контроленә алынды. Кабул ителгән сорауларның һәрберсе буенча кабул ителгән карарлар мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына җиткереләчәк.