Алексеевскида районның иң яхшы фольклор коллективлары чыгыш ясады
Район мәдәният йортында «Дуслык веногы»муниципаль фольклор фестиваленең гала-концерты узды.
Алексеевск районында яшәүче күп кенә халык вәкилләре традицион биюләр күрсәттеләр, җырлар башкардылар.
Район башлыгы урынбасары Галина Белова коллективларга һәм ялгыз башкаручыларга мәдәниятне саклап калулары өчен рәхмәт белдерде һәм фестивальдә катнашучыларны бүләкләде.
Шулай ук туган як традицияләрен һәм мәдәни мирасын саклаучы ,алар белән киң тамашачыны таныштыручы Арслановлар һәм Шиһабетдиновлар гаиләләре дә билгеләп үтелде.