Алексеевскида 1 декабрьдән чаңгы базасы эшли башлый.
Кышкы урман буйлап йөрергә яратучыларны яктыртылган урман юлы һәм чаңгы алып тору көтә.
Чаңгы базасы дүшәмбедән кала көн саен эшли, 9.00 дән 21.00 гә кадәр (чаңгы бирү 19.00 сәгатькә кадәр башкарыла, соңрак кайтарырга мөмкин). 5 км яктыртылган чаңгы трассасы 21.00 сәгатькә кадәр эшли.
1 декабрьдән чаңгы базасы үз эшен башлый һәм кышкы урманга Яңа ел кәефе алу өчен килүчеләрне көтә. 0+