Алексеевскида «Алексеевскдорстрой»ның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Тантаналы чарада Алексеевск районы башлыгының ведомство бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырына күчерелде, ул вакытта юллар төзү һәм ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланды. Предприятие җитәкчелеге һәм коллективын бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, муниципаль районнар башлыклары һәм юл хуҗалыгы тармагының федераль һәм төбәк предприятиеләре җитәкчеләре котлады. Район башлыгы Сергей Демидов «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасы чакырылган артистларның матур концерт номерлары белән үрелеп барды.