«Казак диктанты-2022»: Иҗтимагый-агарту акциясендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Казак диктанты-2022»: иҗтимагый-агарту акциясендә катнашырга чакырабыз
8 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Бөтенроссия казак җәмгыяте милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Казак диктанты-2022»Бөтенроссия патриотик иҗтимагый — агарту акциясен үткәрә. Ул онлайн форматта узачак. Башкалада яшәүчеләр сигез яшьтән катнаша ала.

Диктант Россия казаклыгының тарихын, гореф-гадәтләрен белү биремнәреннән торачак. Эшне бер тапкыр башкарырга мөмкин. Башкаруга 60 минут вакыт бирелә. Диктант турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vsko.ru/diktant/

Йомгаклар буенча барлык катнашучыларга да тупланган балларны күрсәтеп электрон сертификатлар тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International