Балалар сәнгать мәктәбендә Республика клиник хастаханәсе һәм «Диабетны җиңәбез»Халыкара хәйрия фонды белгечләре катнашында җыелыш узды.
Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көненә багышланган хәйрия акциясе кысаларында район халкына авырудан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм әлеге авыру белән яшәүчеләргә киңәшләр бирделәр. Җыелучылар алдында РКХнең баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов, «Диабетны җиңәбез» Халыкара хәйрия фонды президенты һәм практик табиблар чыгыш ясады. Алексеевск РҮХнең баш табибы Илнар Вилданов кунакларга район халкы турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук РКХ белгечләре пациентларны кабул иттеләр.