Арслан Сибгатуллин һәм Алексеевск артистлары танк полигонында мобилизацияләнүчеләр каршысында чыгыш ясадылар
Ял көнендә солдатлар өчен концерт программасы оештырылды.
Танк полигонында алексеевскилылар өчен халык үзешчәннәре һәм "Мин сине яратам, тормыш" җырын башкарган яшь якташыбыз Арслан Сибгатуллин чыгыш ясады.
Алексеевск район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре рус һәм татар телләрендә популяр һәм хәрби җырлар җырладылар.
Районнан концерт белән сугышчыларга бал китерделәр; бу хакта Биләрдә яшәүче Фәрит Нуруллин кайгыртты.
Махсус безнең солдатлар өчен Алексеевск штпда яшәүче Ольга Филичкина фикердәшләре белән бергә толстовкалар һәм балаклавалар текте. « Якташларыбыз өчен бу бик аз эш белән ярдәмебез», - диде Ольга, эшләнмәләрне полигонга җибәреп. Концерттан соң әйберләр солдатларга бирелде.