Эшчәнлек өчен бүләк

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында « Безнең Татарстан»Республика яшьләр форумының финалы узды.

Чара кысаларында Яшьләр ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән очрашты. Район мәдәният йорты белгече Анна Левшина Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүе өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International