Алексеевскида Лидия Ольнева исемендәге халык җыры смотр-конкурсы узды.
Гала-концертка халык иҗатын яратучылар килде.
Район мәдәният йортында Лидия Ольнева исемендәге«Русская песня» халык җырын башкаручыларның I район смотр-конкурсы булды. Бәйгенең сайлап алу этабында 41 заявка катнашты, ә финалга 13 башкаручы һәм коллектив чыкты.
Гала-концерт Анна Каплина һәм Лидия Пантелеева башкаруындагы «Алексеевские зори» районның рәсми булмаган гимны белән башланып китте. Нәкъ менә бу җырны беренче тапкыр Лидия Ивановна башкарды, аның истәлегенә халык иҗаты бәйгесен аның исеме белән атау турында карар кабул ителде. Тамашачылар Караваево авылында туып-үскән башкаручының иҗат юлы, аның районда мәдәният үсешенә керткән өлеше турында белделәр. Ул ветераннар хорын булдыруның чишмә башында торган, «Русская песня»ансамблен җитәкләгән. Шулай итеп аның исеме мәңгеләштерелде һәм аның исемендәге конкурс ел саен булачак.
Сәхнәдән солистларның да, коллективларның да күптөрле халык җырлары яңгырады. Катнашучылар арасында концертка үзенең кабатланмас халык фольклоры атмосферасын бирүче олысыда, кечесе дә бар иде.
Артистларга рәхмәт сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хәмзина мөрәҗәгать итте. Ул коллективларга халык традицияләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде һәм беренче смотр-конкурс лауреатларын бүләкләде. Концертта матур иҗади ноктаны Гөлфәния Казилова җитәкчелегендә ветераннар хоры «Вдохновение» куйды.