11 ноябрьдә Алексеевск кешесе Михаил Григорьевич Трошин юбилейын билгеләп үтте.
Аны туган көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Хәмзина һәм Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Елена Макарихина котладылар. Алар азык-төлек пакетын һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов котлау открыткасын тапшырдылар.
Михаил Григорьевич Алексеевск поселогында туган. Беренче сыйныфтан соң ук эшли башлаган, сыерлар көткән. Бөек Ватан сугышы вакытында, аңа ун яшь булганда, гаилә туендыручысын -әтисен югалта. Кечкенә Мишага мәктәпне ташлап, итек остаханәсенә, ә соңрак колхозга эшкә барырга туры килә. 1950 елда ул армиягә алына. Алексеевск СКК да эшли, аннары янгын частена эшкә күчә, аннан лаеклы ялга китә. Михаил Григорьевичның ике кызы, өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.