Мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән чара буларак, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның якын туганнары тарафыннан бирелгән гаризалар буенча хисап-теркәү гамәлләрен күрсәтү вакытын кыскарту турында карар кабул итте. Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары һәм якыннары 1 көн эчендә күчемсез милекне теркәргә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:
«Якын туганнарының махсус хәрби операциядә катнашуын раслаган мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгате өстенлекле тәртиптә каралачак, һәр конкрет очрак өчен индивидуаль алым кулланылачак».
Күчемсез милекне кыскартылган срокларда теркәү өчен КФҮ ләргә документлар тапшырырга һәм Татарстан Росреестрының теләсә кайсы бүлекчәсендә теркәүне тизләтү турында гариза бирергә кирәк. Казанда ул: Авангард ур., 74, 7 подъезд, Гагарин ур., 103, Ямашев ур., 82, Җиңү пр., 100.
Республика районнарында-Татарстан Росреестрының территориаль бүлекләре. Контакт мәгълүматлары, адреслары һәм телефоннары белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru).
Теркәүне тизләтү турындагы гаризага өлешчә мобилизацияләнергә тиешле гаилә әгъзасы белән туганлыкны раслаучы документларның күчермәләрен кертергә кирәк: паспорт, туу турында таныклык, никах турында таныклык. Мобилизацияле кешенең статусын раслау өчен – хәрби комиссариатның повесткасы яки башка документы.
Шулай ук Татарстан Росреестры белгечләре күчемсез милеккә милек хокукларын рәсмиләштерүгә бәйле теләсә нинди мәсьәләләр килеп чыкканда максималь ярдәм күрсәтергә әзер. Әйтик, 26 октябрьдән башлап, Татарстан Росреестры мобилизацияләнгән гаиләләр өчен кайнар линия ача. Күчемсез милекне теркәү мәсьәләләре буенча консультация көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) 9дан 15 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоны (843) 255 25 71.
Моннан тыш, мобилизацияле резервистларны җыю пунктында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә һәм танк училищесында көндезге консультация уздырыла. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.