18 ноябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Кабул итү Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы, Совет мәйданы, 2 йорт адресы буенча башкарылачак. (КФҮ бинасы). Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә алдан 8(84341) 2-40-94 телефоны буенча язылырга мөмкин.
***
18 ноябрьдә, Хокукый ярдәм көнендә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә түләүсез юридик консультация биреләчәк. Шулай ук инвалид балаларның әти-әниләре юридик консультациядән файдалана алачаклар.