Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә Эчке эшләр министрлыгының район ветераннар советы рәисе Рафис Шиһапов ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов ЭЭМ органнарында күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен бүләк тапшырды. Бүләкләр тапшыру ЭЭМ бинасында бәйрәмгә багышланган тантаналы чарада узды.