Алексеевск һәм Чистай районнарыннан мобилизацияләнүчеләр өчен 120 000 сум акча җыйганнар һәм ачык һавада концерт оештырганнар
Рафаэль Хәбибуллин һәм Ринат Рәхмәтуллин инициативасын йөзләгән кеше, артистлар һәм дин әһелләре хуплады. Барлык җыелган ярдәмне Алексеевск һәм Чистай районнарыннан килгән хәрбиләр арасында тигез бүлешү турында Карар кабул ителде. Брикетларны Мари Иленнән сатып алганнар.
Сатучы продукциянең мобилизацияләнүчеләр өчен барачагын белгәч, ул ташлама ясаган һәм ике поддон урынына 43 мең сумга алты поддон сатып ала алганнар!
Ярдәм 11 ноябрь кичендә танк училищесы полигонына китерелде һәм ике районда яшәүчеләр арасында бүленде. Брикетлар сүтелгәннән соң, татар җырларын башкаручы Ринат Рәхмәтуллин һәм Венер Сәлимов сугышчылар алдында пикапта чыгыш ясадылар. Концерт барлык солдатларның кәефен күтәрде һәм "Россия, Россия, Россия!"хуплап кул чаптылар.
Калган акча безнең сугышчылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлтеләчәк.
Әйдә, Алексеевск!