"Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә «Безнең йортыбыз – Татарстан»республика этномәдәни фестивале лауреатларын бүләкләделәр
Алексеевсклылар-иң яхшылар рәтендә!
Без Чуваш Майнасы мәдәният йортының «Шусем» халык фольклор коллективын( җитәкчесе Любовь Егорова) һәм солистка, район мәдәният йорты режиссеры Лидия Пантелееваны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде һәм аларга дипломнар тапшырды.