Алексеевскидан Сергей Назаренко тугызынчы ел рәттән Казанның балалар онкология үзәгенә Яңа Ел бүләкләрен алып килә
«Бүләкләр сәламәтлек проблемалары булган балаларга бирелә. Шуңа күрә мин башта күпләп сату базарына барам, сатучылар белән сөйләшәм, сыйфат сертификатларын тикшерәм. Аннары мин 1 сынау пакетын җыям һәм тикшерү өчен онкология үзәгенә алып барам. Шуннан соң гына башка шундый ук пакетларны туплыйм», - дип сөйли Сергей.
Сергей Назаренко моның, балаңның авыруын, ишетеп кенә белми. Аның улы үзе кайчандыр бу яман шеш үзәгендә яткан, анда ул үз авыруы белән көрәшкән.
«10 елдан артык элек улым Казан шәһәренең бу медицина учреждениесендә дәваланды. Мин анда булган бар нәрсәне күрдем. Терелеп чыккач, мин үземә зарок бирдем, һәр Яңа елга ул балаларга бүләкләр бирәчәкмен. Хәзер үз вәгъдәмне тотам», - дип хатирәләре белән уртаклаша ир.
Онкоүзәктә Сергейны барысы да белә һәм ел саен шатланып каршы алалар.
Яхшылык эшләү бик гади.
Яхшылык акциясенә ничек кушылырга икәнлеген без яздык