Лидия Пантелеева "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестивалендә икенче урынны алды
Юбилей чарасында 1 400дән артык үзешчән артист – эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты. Алар эштә генә түгел, иҗатта да талантлы булуларын күрсәттеләр дип концертны ачканда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.
Быел «Юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ командасы Гран-при иясе булды. Ул Татарстан Президентының күчмә Кубогын, фестиваль спонсорларыннан бүләкләр һәм 500 000 сумлык акчалата сертификат алды.
Фестиваль җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлыйбыз!