Тынычлыкка һәм татулыкка керткән өлешегез өчен рәхмәт

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының 30 еллыгына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш барышында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре", район мәдәният йортының методик бүлеге мөдире, «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Алексеевск районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рафида Мәүлетшәриф кызы Гатина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International