Алексеевскида ТР Конституциясенең 30 еллыгына Яшь гвардиячеләр интеллектуаль уен үткәрде.
Егетләр һәм кызлар республика тарихын белүдә көч сынаштылар.
"Импульс" яшүсмерләр клубында Алексеевск районында МГЕР җитәкчесе Анна Левшина Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган патриотик квиз үткәрде. Уенда «Җиңү волонтерлары», «Гвардиячеләр» (МГЕР һәм ФОРПОСТ активистлары) һәм «Депутатлар» (аграр көллият укучылары) 3 команда катнашты. 4 раунд нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. 1 урынны - "Җиңү волонтерлары" командасы, 2 урынны-депутатлар, 3 урынны гвардиячеләр командасы алды.
Балалар мондый квизларны ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки алар команда бердәмлеген күрсәтергә һәм яңа нәрсә белергә мөмкинлек бирәләр.