Алексеевск районы башлыгы мобилизацияләнүчеләргә тәм-томнар һәм кирәк-яраклар алып барды.
Күчтәнәчләр арасында лимонад, өчпочмаклар, консервалар, икмәк һәм башка продуктлар, шулай ук генератор һәм пычкы бар иде.
Сергей Демидов өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган кешеләр белән аралашты: кирәкле әйберләр белән кызыксынды, мобилизацияләнүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Палаткалы лагерьда яшәүчеләр өчен пычкы китерелде, ул көнкүрештә кирәк. Сергей Анатольевич солдатларның гаиләләренә бушлай килеп, китеп йөрсен өчен, ял көннәрендә автобус оештырырга тәкъдим итте. Очрашу турында тулырак "Таң"газетасының киләсе санында укыгыз