Алексеевскида Хәрби разведчиклар мемориалын ачтылар
Дан скверында, бистә үзәгендә, тагын бер истәлекле урын ачылды. Монумент башка төрдәге гаскәр стеллары экспозициясен тулыландырды.
«Хәрби туганлык - алексеевскилылар өчен буш сүзләр түгел. Өлешчә мобилизацияләү чаралары мисалында безнең район халкы Ватан һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен якларга әзер булуларын исбатлады»,- дип билгеләп үтте һәйкәлне ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин.