Алексеевск ЗАГСында мобилизацияләнүченең тагын бер никахы теркәлде

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Олег Степанов белән Альбина Сапожникова инде бер ел бергә.
Узган атнада Олег өлешчә мобилизация кысаларында чакырылды. Хезмәткә китәр алдыннан пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга булдылар.
«Казан янында җыелу пунктында булганда, мин Альбина белән язылышу турында карар кабул иттем. Администрациябезгә зур рәхмәт, алар миңа өйләнешү тантанасын үткәрү өчен өйгә кайтырга булышты», - ди Олег Степанов.
Олег инде сугышчан хәрәкәтләрдә булу тәҗрибәсенә ия, беренче чечен кампаниясендә катнашкан. Шуңа күрә ул мобилизациягә аңлап карый, үз Ватанын һәм гаиләсен якларга баруын белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International