Түгәрәк өстәл артында юлларда балаларның иминлеге турында фикер алыштылар

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Алексеевскида мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды.

Түгәрәк өстәл форматында балаларның куркынычсызлыгы, каникуллар чорында аларның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар, чагылдыргыч элементларның һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең башка аспектларының мөһимлеген актуальләштерделәр. Чистай ата-аналар советы вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Бүләкләрсез дә булмады. Олег Пузырев һәм Олег Добрецовка ата-аналар бергәлеге белән актив эш алып барганнары өчен әтиләр Советыннан Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International